Чирмешәннең социаль хезмәткәрләре мондый дәрәҗәле бүләккә лаек
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан узган чарада уңган, тырыш социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Әлфирә Ривгать кызы Кәлимуллинага һәм район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында няня булып эшләүче Марина Петровна Васильевнага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырдылар.
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хәлил кызы Хәйдәрова һәм район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты җыештыручысы Светлана Аркадьевна Мигедерова район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты савыт-саба юуучысы Судабе Мусаддим кызы Наджафова, шул ук оешманың каравылчысы Рәхимҗан Нурислам улы Шакиров, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге баш бухгалтеры Мәдинә Галимулла кызы Гатина Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галия Хәернас кызы Хөснетдиновага, шул ук бүлекнең социаль эш буенча белгече Татьяна Владимировна Саттаровага, бүлекнең социаль хезмәткәре Татьяна Васильевна Мишанинага, район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты пешекчеләре Фәнзия Харис кызы Гыйләҗевага һәм Сусана Мусаддим кызы Муслимовага, шул ук оешманың караучы ярдәмчесе Гөлчәчәк Газыйм кызы Нургалиевага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Республика матди ярдәм үзәгенең райондагы 42 нче бүлек мөдире Ирина Николаевна Петрякова, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгеч Гүзәл Гомәр кызы Хөснетдинова, шул ук бүлекнең социаль хезмәткәре Вера Викторовна Тарасова һөнәрләренә тугрылыклары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәтенә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев