Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннең яшь аккордеончысы Краснодар краенда ял иткән

Чирмешәннән Ризван Харисов Краснодар краендагы “Глобус” балаларны савыктыру лагеренда сәләтле һәм социаль актив балалар өчен оештырылган профильле сменада ял итте.

Смена 5 июньнән 25 июньгә кадәр дәвам иткән, ул республикада мәдәният өлкәсеннән талантлы балаларны җыйган.

Балалар сәнгать мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ризван мондый бәхеткә республика, бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә яулаган җиңүләре хисабына ирешкән. Яшь аккордеончы аларда 17 призлы урын яулаган.

Аның укытучысы Альбина Гыйльфанова укучысы белән горурлана һәм аның хезмәте өчен шундый искиткеч сәяхәт белән бүләкләнүенә шатлана.

Ризван  якты тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр белән кайткан һәм бик күп яңа дуслар тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев