Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Валентина Фишерга суыткыч бүләк иттеләр

Район хакимияте җитәкчеләре райкомның элеккеге идән юуучысы Валентина Фишерга бүләк ясадылар – суыткыч бүләк иттеләр.

Валентина Петровна 27 ел райкомда идән юуучы булып эшләгән, хакимият бинасында чисталыкны саклаган. Бүген 84 яшен тутыручы якташыбыз эшләгән елларын матур хатирәләр белән искә ала.

Валентина Фишер район үзәгендә, ике бүлмәле фатирда ялгызы гомер итә, кызы Казан шәһәрендә яши. Якташыбызның суыткычы чыгымчылый башлагач, ярдәм итүләрен сорап район башлыгына килгән һәм аның туган көненә туры китереп шундый бүләк ясадылар җитәкчеләр. Бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов хезмәттәшләре белән әбинең өенә илтеп бирделәр.

-Бик зур рәхмәт, - диде Валентина Петровна. – Берничә ел элек газ плитәсе алып биргән иделәр. Минем мондый зур җиһазлар алырга мөмкинлегем юк.

 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев