Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән «Йолдызлык»ның – йолдызчыгы!

11 яшьлек Варвара Хуҗиевадан башка бүген район үзәгендә бер чара да узмый дисәк тә була.

Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучысына аеруча математика фәне ошаса да, ул актриса буларга хыяллана, хәтта мәктәптән соң укуын дәвам итъ өчен уку йортын да сайлап куйган.

Варя җырларга бик ярата, беренче тапкыр ул сәхнәгә 7 яшендә чыккан. Талантлы, яжгыравыклы тавышлы кыз ел саен “Созвездие” – “Йолдызлык” фестивалендә дә катнашып, призлы урыннарга лаек була. Быел да ул фестивальнең район этабында “Вокал – соло” номинациясендә беренче урын алды. Варя башка конкурсларда да чыгышлар ясый, күпчелек очракта җиңү яулый. Тырыш, максатчан ул.

Кызның музыкага сәләте бәлки әбисеннән киләдер.

-Әби чуваш телендәге җырларны бик матур башкара. Ул мине дә өйрәтә, ләкин мин күпчелек рус халык җырларын җырлыйм, - ди яшь артист.

Варяның уңышларында җыр укытучысы Әлфия Закированың да өлеше зур. Ул, шәкерте сәхнәгә чыккан саен, аның өчен борчыла, пәрдә артында көч биреп тора, уңышлары өчен сөенә, бүләкләре белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев