Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә җитәкчеләрнең атналык эш планеркасы бүләкләүләрдән башланды

Район башлыгы Рамил Айбатов спортчыларга, муниципаль хезмәткәрләргә, икътисадчыларга, урманчыларга бүләкләр тапшырды.

Физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен, Чирмешән спорт мәктәбенең тренер-укытучылары Рамил Илдар улы Баһаветдинов һәм Руслан Геннадьевич Маковей Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 Тырыш хезмәтләре, физик культураны, спортны популярлаштыруга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен, Чирмешән спорт мәктәбенең спорт-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Викторовна Герасимовага һәм мәктәпнең тренер-укытучысы Ришат Айдар улы Әхмәтовка Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Елена Владимировна Матягина район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районның тарихи мирасын саклау буенча зур эше өчен, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Садыйр улы Миңгуловка Казан шәһәрендәге Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисенең Рәхмәте тапшырылды.

 Намуслы хезмәтләре өчен һәм икътисадчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район финанс-бюджет палатасы белгечләре: Зөлфия Әхсән кызы Мөхәммәтгатина, Лилия Алмаз кызы Шәйхетдинова, Гөлназ Габделхак кызы Шәңгәрәева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Урман хуҗалыгы системасындагы намуслы хезмәтләре өчен һәм Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан, Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре: Альфида Габдерәүф кызы Зыятдиновага,  Регина Рәшит кызы Зыятдиновага һәм Рузилә Рәшит кызы Мәрдановага районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев