Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән студенты автомашиналык акчаны тракторда эшләп җыешкан

Бала вакыттан ук әтисенең итәгенә утырып машина руле тоткан, бабасы белән көннәр буе трактор кабинасында йөргән Әмир Бакиров үзенең хезмәт юлын да авыл хуҗалыгы белән бәйләргә тели.

Якташыбыз Чирмешән аграр техникумында авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә. Ул инде соңгы курста. Уку дәверендә ир-егетләр өчен бик кирәкле берничә һөнәр алган дияргә дә була. Әмирнең “В” һәм “С” категориясенә машина һәм трактор йөртү “правалары” да бар.

Шундый таныклары булган егеткә практика вакытында тракторларның төрлесен егәрләргә туры килгән. Әмир практиканы “БИО-АГРО” җәмгыятендә үткән, язгы чәчү, урып-җыю чорында да әлеге хуҗалыкка булышкан. Техникумдагы дәресләрдән соң да вакытын бушка уздырмый егет, җәмгыятьнең машина-трактор паркында тагылма агрегатлар ремонтлауда катнаша.

-Быел беренче тапкыр техникада шулай мөстәкыйль эшләдем, бик ошады, практикада күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, - диде Әмир Ринат улы. – Трактор белән кырларга химик препаратлар тараттым, җир эшкәртергә: тырмаларга, культиларга да туры килде. Эшләгән саен техникага карата кызыксынуым арта. Бабай белән йөргәндә үк шулай - үзем генә трактор белән идарә итәргә хыяллана идем.

Әмир практика вакытында ярыйсы гына акча да эшләп алган, әти-әнисе ярдәме белән автомобиль сатып алганда әлеге керем ярап куйган. Хәзер инде ул укырга да, эшкә дә шәхси автомобилендә йөри.

Тырыш егетне алда дәүләт имтиханнары һәм диплом яклау көтә. Ул укуын югары уку йортында дәвам итмәкче, армиягә баруны да үзенең бурычы дип саный.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев