Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы делегациясе “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте съездында катнашты

Казанның Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт университетында узган “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Х съезды эшендә безнең районнан да җиде кешелек дедегация катнашты.

- Әлеге хәрәкәтнең район бүлеге төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләреннән торган яшьләрне дә берләштерә, - ди оешманың район бүлеге җитәкчесе Алмир Жораев. – Патриотик тәрбия һәрвакыт актуаль проблемаларның берсе булып кала. Вандализм, мәдәни мираска, тарихи объектларга зыян салуларны булдырмау, яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатында чаралар еш оештырыла. Яшьләр секторы әзерләгән “Әйдә Чирмешәнгә!” туристлык маршруты районга туристлар төркемен арттырыр, дип өметләнәбез.

Альмир съездда катнашучыларны районның яшьләр секторы башкарган эшләр һәм киләчәккә планнар белән дә таныштырды.

Чарага төрле районнардан хәрәкәт активисты булган 298 делегат килде. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең үткән өч елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты һәм киләчәккә бурычларны билгеләде.

Аннан соң яңа җитәкчелек составы сайланды. “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте Югары Советы кабаттан Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләве өчен бердәм тавыш бирде.

Чара ахырында хәрәкәтнең эшендә иң актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең безнең район бүлеге җитәкчесе Альмир Жораев та бар иде.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев