Чирмешән электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе авылдашларына шәп бүләк ясады
Район электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Рамил Кәримов быел да ике авылдашын “Безнең Чирмешән” газетасына подписка белән сөендерде.
Киләсе елның беренче яртыеллыгында Хәзимә Сәхапова һәм Хөсәен белән Рәйханә Кәримовлар гаиләләре авылдашлары бүләк иткән район газетасын укыячак.
-Күршебез Хәзимә апа колхозда озак еллар сыер сауды, авыл мәдәният йортында хезмәт куеп лаеклы ялга китте. Ул “Безнең Чирмешән”не яратып укый, - диде Рамил Әхәт улы. – Машина йөртүче булып эшләгән Хөсәен Сабирҗан улы, кызганыч, бүген авырый, шулай да ул район яңалыклары белән даими кызыксына. Минем шушы кечкенә генә бүләгем аларга ярты ел район хәбәрләрен җиткереп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев