Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманның тегермәнче бабаена 95 яшь тулды

Лашман авылында яшәүче Рәхимҗан Гыйматдиновны авыл халкы тегермәнче буларак белә. Октябрь аенда ул 95 яшьлеген үткәрде.

Якташыбызны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов аңа район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Рәхимҗан Шакирҗан улы, тормыш иптәше Нәфисә белән, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, хатыны үлгәнгә дә байтак еллар узган, юбиляр бүген улы Рәмил тәрбиясендә яши. Авылда төпләнгән уллары да гел булышып тора. Бабайның читтә яшәүче ул-кызлары да төп йортка еш кайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев