Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Безнең Чирмешән“ район газетасы сагынуымны бастыра

Марат Габдрахман улы Мостафинны, мөгаен, байтак райондашларыбыз рәхмәт сүзләре белән искә алалардыр. Ул 47 ел район үзәк больницасында хезмәт куйган, шуның 30 елга якынын баш врач вазыйфаларын башкарды. Марат Мостафин "Чирмешән районының хөрмәтле гражданины" исеменә лаек булган беренче якташыбыз. Бүген ул Яр Чаллыда яши. Әмма район белән элемтәне өзми, ул...

Марат Габдрахман улы Мостафинны, мөгаен, байтак райондашларыбыз рәхмәт сүзләре белән искә алалардыр. Ул 47 ел район үзәк больницасында хезмәт куйган, шуның 30 елга якынын баш врач вазыйфаларын башкарды.

Марат Мостафин "Чирмешән районының хөрмәтле гражданины" исеменә лаек булган беренче якташыбыз. Бүген ул Яр Чаллыда яши. Әмма район белән элемтәне өзми, ул безнең район газетасының даими укучысы. Шушы көннәрдә без аның белән телефоннан сөйләштек.
- Мин бик күп газета - журналлар алдырам, лә­кин алар арасында түземсезлек белән көтеп алганым - "Безнең Чирмешән" газетасы. Читтә торгач, ул безгә аерым тансык. Район газетасын игътибар белән укып чыгам. Бер мизгелгә Чирмешән якларына кайтып килгән кебек булам. Район яңалыкларын шуннан белеп торам, - ди Марат абый. - Әле күптән түгел генә дустым Габдулла Мөхәммәтшин турында укыдым, аңа 90 яшь тулган икән. Район газетасыннан больницада лифт эшли башлаганын да белдем. Анысы да кызык булып китә. Больницада эшләгәч, мине күбрәк аларның тормышы кызыксындыра инде. Гомумән, редакция журналистлары район тормышын тулысынча яктыртып баралар дип була. Мине дә онытмыйча искә алганыгыз, газетаны җибәреп торганыгыз өчен зур рәхмәт.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән Район газетасына – 80 ел