Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90ны ваклаучы Иске Кади ветераны бүген дә сәхнәдә

«Бу безнең биография». Мемориаль үзәк шул исемдәге чираттагы күргәзмәне ачты. Гадәттә музейлар арабыздан киткән якташларыбыз истәлеген сакласа, бүгенге чарада әле дә сәхнәдән төшмәүче олы шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чирмешән районының Мактаулы гражданины Мингосман Мортазинның тормыш юлын барладылар.

- Мингосман Мирсәет улы талантлы, көчле рухлы, үзендә күп серләр саклаучы, күп һөнәрләре булган егет, әйе, егет, аңа шулай дип эндәшәсе килә, үз яшен биреп тә булмый, - диде мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылган бу чарага Мингосман Мирсәет улының авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары җыелды. 90ны ваклаучы, сәхнәләрне шаулаткан бу кызыклы шәхеснең дуслары да төрле буын кешеләре, олы яшьтәгеләр, яшь буын белән дә уртак телне тиз таба, сөйләшер, искә алыр хатирәләре дә байтак. Ул Иске Кадида театр коллективы туплап, авылның яшен-картын шунда җәлеп итә һәм Чистайда “Беренче мәхәббәт” спектаклен куеп, халык театры исемен алалар.

- Рәхмәт авылдашларыма, алар мине һәрвакыт куәтләделәр, бервакытта да каршы килмәделәр, гел ярдәм иттеләр. Димәк, минем уңышларым, дәрәҗәм алар тырышлыгы белән дә яуланды, - диде Мингосман абый. – Кайда нинди спектакльләр куйганыбыз, кемнең нинди роль башкарган -  барысы да истә. Гомер тиз уза икән. Ә сәхнәгә әле дә чыгасы килеп тора, тагын яңа спектакльләр сәхнәләштерү, яңа рольләр башкару теләге дә юк түгел.

Мингосман абый урта мәктәпне тәмамлагач, колхозга бухгалтер булып урнаша, тик иҗатка гашыйк егетнең күңеле сәхнәгә тартыла, Алабуга мәдәният-агарту училищесында татар театр коллективлары режисеры белгечлеге алып, 1967 елда туган авылына эшкә кайта. Менә шуннан мәктәп коллективын да, укучыларны да үз тирәсенә җыя. Ул еллардагы үзешчән артистлар хәзер инде үзләре дә урта яшькә җиткән.  Ничек итеп репитицияләргә, гострольләргә йөрүләрен кабат искә алдылар алар.

- Беркем дә дөньга юкка гына килми, Мингосман Мирсәет улы да тормышта үз эзен калдырган, ә яшь буын моны дәвам итәргә һәм тагын да баетырга тиеш, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева.

Мәдәният тармагында эш башлаган, беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кешеләргә ул һәрвакыт үз киңәшләрен биргән, тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Бүген инде үзләре дә танылырга өлгергән хезмәттәшләре дистә еллар элек аларга ничек ярдәм итүен, нинди сүз әйтүен - барын да хәтерлиләр.

Мәдәният хезмәткәрләре аңа булган рәхмәтләрен матур җырлар аша да җиткерделәр. Бу минутларда ветеранның күзләре яшьләнде. Күргәзмәдә урын алган фотолар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да байтак истәлекләрне яңартты.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X