Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тырыш хат ташучылар - өлкәннәр бәхетеннән

Без, түбәнкәминкәлеләр, хат ташучылардан бик уңдык. Элемтә бүлекчәбез җитәкчесе Нәфисә Идиатуллина һәм хат ташучы Илсөяр Моталлапова үз эшләрен яратып, күңел биреп, җиренә җиткереп башкаралар.

Газета-журналлар безнең кулга “җылы” килеш килеп ирешә. Матбугатка яздыру башлану белән өйгә килеп газета-журналларга заказ карточкалары тутыралар. Пенсия һәм субсидияләр дә ияләренә вакытында барып җитә. Коммуналь түләүләрне ничек түләргә инде дип тә баш ватып торасы юк, Ильсөяребез аларны алып китә һәм түләнгәнлеккә квитанцияләрне кире кайтара. Минем кебек олы яшьтәге кешеләр өчен бу бик зур ярдәм. Бүлекчә хезмәткәрләренә авылның барлык өлкәннәре исеменнән рәхмәт җиткерәм. Исән-сау эшләп, хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешсеннәр.

Зөләйха Нуретдинова.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев