Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авылында яшәүчеләр урманны үзләре утыртканнар

Авылыбыз әрәмәсендә рәт-рәт булып үсеп утыручы наратларга карап сокланам. Кайчандыр ачык ялан булган урын урманга әверелгән. Туймәт авылының зур байлыгы бу, хәзинә.

Мондый матурлыкның нинди хезмәт аша ирешелгәнен күпләр белми дә. Авыл халкы әйтүенчә, әрәмәдә нарат үсентеләрен 1968 елның апрелендә утыртканнар. Аларның тамырларын туфракка күмдерүдә авылның барлык халкы да катнашкан диярлек.  Тау башындагы, тигезлектәге мәйданда трактор белән эшләсәләр, тау итәгенә көрәк белән казып утыртканнар аларны. Аларга чишмәдән ташып су сибәләр, кызганыч, шулай да туа битендәгеләре тернәкләнеп китә алмый, ә тигезлектәгеләре саф һава чыгарып, шаулап үсә. Үсентеләрне сугаруга мәктәп укучылары күп көч куйган. Корыганнары урынына яңа үсентеләр дә утырталар.

-Чишмәдән ташып агачларга су сипкән әле дә хәтердә. Бу эшкә күбрәк 7-8 сыйныф укучылары җәлеп ителде, - дип искә алды Рушания апа Кәримова. – Хезмәт, физкультура дәресләрендә килә идек су сибәргә, анда укытучыбыз Рәшит абай Мортазин (инде мәрхүм) белән барган истә. Чишмәдән тауга менә торган сукмак, җирне кисеп, баскыч итеп ясалган иде. Ул биек, текә тауны менгәндә егылган вакытлар да булды.

Туймәтлеләр, гомумән, авылны яшелләндерүгә күп көч куя. 90нчы елларда аргы тармак яр битенә тагын наратлар утырталар. Бу вакытта эшне Әхәт абый Кәримов (инде мәрхүм) оештыра. Тау астында яшәүчеләр аларны чишмә суы белән сугара.

Авылның Әмир очында колхозның җиләк-җимеш бакчасы була. Хәсәнҗан бабай Галиев (мәрхәм) алма, чияләрне карый, тәрбияли, каравылчысы да үзе була.

Ул елларда әби-бабайларыбыз, абый-апаларыбыз тырыш хезмәт куеп утырткан наратлар  хәзер авылга ямь биреп тора, бик матур ял урыны. Шунда Сабан туена киләләр. Туймәтлеләр җиләккә дә ерак йөрми, гөмбәне дә шуннан гына җыялар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев