Түбән Кармалка җирлегендәге ике авылда зират тирәсен яңартмакчылар
Түбән Кармалка авыл җирлегендә үзсалым акчаларына чишмәләрне матурларга һәм зират тирәләрен коймаларга җыеналар.
Түбән Кармалка һәм Югары Кармалка авылларының зиратларын профнастил белән тотып алырга планлыйлар. Үткән ел ике объектта да межевание ясалган. Түбән Кармалкадагы каберлекләрнең мәйданы бераз артачак. Эш өчен кирәкле материалларның (профнастил, профиль) бер өлеше сатып алынган. Төзелеш эшләрен халык көче белән башкарырга ниятлиләр.
-Коры көннәр башлангач, ике авылның да чишмәләре төзекләндереләчәк, - диде авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. – Бюджет тармагы хезмәткәрләре белән су чыганакларын матурлап, буярга уйлыйбыз. Кирәкле материаллар барысы да үзсалым хисабына алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев