Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Түбәләрдә калын кар: чирмешәнлеләргә “кар фронтына” чыгасы

Райондагы мул явым-төшемнәрдән соң кайбер бина һәм корылмаларның түбәләрен кар басу куркынычы артты.

Күзләрне сөендерә торган “ап-ак бүрекләр” - җитди бәла-каза чыганагы. Түбәләрдәге боз һәм кар массалары кешеләргә зыян салырга мөмкин.

Конструкцияләргә югары  басым белән бәйле, бина түбәләренең җимерелү куркынычы бар.

Әлеге уңайдан район башкарма комитеты барлык җаваплы хезмәтләргә һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Предприятиеләр җитәкчелегенә, коммуналь һәм юл хезмәтләренә, шулай ук җылылык, су һәм газ белән тәэмин итү оешмаларына «кар фронты»н контрольгә алу йөкләнде.

- Халыкның иминлеге - безнең төп бурычыбыз. Бүген җирлек башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре түбәләргә, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм социаль әһәмияткә ия объектларга, кичекмәстән ревизия ясарга тиеш. Боз сөңгеләрен бәреп төшерү генә җитми – карны көрәп төшерергә кирәк, әлбәттә,  моны барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләү зарур. Шулай ук янгынга каршы су чыганакларына керү юлларын чистартуга аерым игътибар бирәсе. Янгын сүндерү гидрантлары кар астындаа калырга тиеш түгел, - диде Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Моннан тыш, өлкәннәргә балалар белән әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга күп карлы таулар һәм чокырлар, карьерлар уен урыны түгеллеген аңлатырга кирәк. Анда кар кинәт ишелергә, һәм уен ахыры фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев