Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров чирмешәнлеләрне кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров чирмешәнлеләрнең авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәрү һәм аларны исәпкә кую турындагы сорауларына җавап бирде.

Очрашуда дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Радик Назыйров та катнашты.
Әлеге  идарә башлыгы һәм аның урынбасарлары ел дәвамында республика районнарында гражданнарны кабул итә. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында узган кабул итүгә район үзәгеннән һәм авыллардан килделәр. 
Бер якташыбыз бабасының иске тракторын исәпкә кую өчен эшне нидән башларга кирәклеген сорады. Казаннан килгән җитәкче якташыбызның гозерен игътибар белән тыңлады һәм киңәшләрен бирде.

–Бездән күпчелек техникаларны исәпкә кую, йөртү таныклыгы алу һәм алмаштыру буенча ярдәм, консультация сорыйлар, – диде Рәдис Рафил улы. –Авыл хуҗалыгы машиналарына техник карауны вакытында уздырырга һәм аны төзек хәлдә тотарга кирәк.
Квадроцикллар һәм кар машиналары да теркәлү үтәргә тиеш. Яшүсмерләргә махсус курсларда укып, 16 яшьтән аның белән идарә итү хокукы алу мөмкин. Районда укып шундый документ алучы яшьләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев