“Татэнергосбыт”ның Чирмешән офисы бинасына капиталь ремонт ясалды
“Татэнергосбыт” җәмгыяте филиалының Чирмешәндәге клиентларга хезмәт күрсәтү офисына капиталь ремонттан соң кунаклар килде.
Энергетиклар көне һәм Яңа ел алдыннан узган бу чарада офис хезмәткәрләренең шатлыгын район башлыгы Рамил Айбатов, “Татэнергосбыт” АҖе директорының үсеш буенча урынбасары Гөлнара Сәярова һәм җәмгыятьнең Бөгелмә филиалы башлыгы Альберт Касыймов та уртаклашты.
Бөгелмәдән килгән җитәкчелек үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Район офисының клиент базасында 8404 физик һәм 292 юридик зат исәпләнә.
Район башлыгы энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Райондагы офисны шулай матурлаганнары өчен “Татэнергосбыт” җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Быел офис бинасы һәм аның территориясе матурланды, биредә өч миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Төзүчеләр офисның түбәсен төсле калай белән яптылар, отмосткалар яңартылды, бинаның цоколь өлеше буялды. Тәүлекнең караңгы вакытында да бина әллә кайдан күренеп тара, аның тирәли яктырткычлар урнаштырылган. Бина тирәсенә брусчатка, керү юлына асфальт түшәлгән, коймалар буялган. Район башлыгы офис каршындагы машина кую урынын район хисабына асфальтларга ышандырды.
Әлеге күләмле эш Рамил Айбатов инициативасы белән энергетиклар хисабына башкарылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев