Татарстанда бүген яңгыр яумаячак
Безнең районда

Татарстанда бүген яңгыр яумаячак

Температура +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

28 майда, Татарстанда атмосфера фронты узгач, коры һәм җылы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге "Татар-Информ" агентлыгына хәбәр иткән. 

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +8… +13 градус булачак. Көндез 18–23 градуска кадәр җылытачак.

фото Лилии Саттаровой

 


Нет комментариев