Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чирмешән районындагы мәктәп ашханәләре эшенә бәя бирде

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Чирмешәнгә эш визиты барышында район мәктәпләрендә укучыларның туклануының сыйфатын һәм оештырылуын тикшереп, кайбер җитешсезлекләргә дәгъва да белдерде.

Депутатның визиты Яңа Элмәле мәктәбеннән башланып китте. Ул укучыларның аш вакытына туры килде һәм аларның нинди ашларны яратып ашаулары белән кызыксынды. Балалар Казан кунагы белән ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Людмила Николаевна район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова белән мәктәпнең азык әзерләү блогында булдылар. Җитәкчеләр пешекчеләрнең азык әзерләү барышын күзәттеләр, депутат документларны да карады.

-Мин сезгә җәза бирергә, штраф салырга килмәдем, бары киңәшләремне җиткерергә, проблемаларыгызны да ишетергә телим, - диде депутат. – Ашханәдә савыт-саба җитәме, җиһазларыгыз төзекме? Азык әзерләргә җитешәсезме?

Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә әле үткән ел ахырында гына кирәкле савыт-саба сатып алынган, җиһазлары төзек.

Бу мәктәптә 31 бала белем ала. Башлангыч сыйныфларда укучы 10 укучы бушлай туклана. Өлкән сыйныфлардагы 21 баланың 4се ташламалы шартларда ашый. Менюны баету өчен ата-аналар җыемы 350 сум итеп килешенгән.

Депутат ашханәдәге хәлне, документ эшләрен үз күзләре белән күргәч, мәктәп директорлары һәм азык әзерләүдә катышы булган кешеләргә семинар уздыру кирәклегенә басым ясады.

Людмила Рыбакова райондагы иң зур белем учагы – Чирмешән лицеенда да булды. Суыткычларда, туңдыргычларда азык-төлек сакланышын уңай бәяләде кунак. Җитешсезлекләрне дә турыдан әйтте.

Биредә, җәйге каникуллар чорында, азык әзерләү блогында ремонт планлаштырыла. Дөрестән дә, ул бик кирәк.

Рыбаковага 2 нче Чирмешән мәктәбе ашханәсен дә күрсәттеләр.

Район мәктәпләрендә 2070 укучы исәпләнә. Башлангыч сыйныфларда белем алучы 777 бала бушлай туклана. Аларның көнлек менюлары 51 сум 43 тиенлек. Барлык укучыларга да республика бюджетыннан көнгә 8әр сум акча бүленә. Ташламалы тукланучы 229 балага район бюджетыннан тагын 8 сум 14әр тиен акча бирәләр.

фото: автор

Чирмешәнгә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова килеп китте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев