Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сидоровлар гаиләсендә татар телен дә, рус телен дә хөрмәт итәләр

“Шаян ТВ” каналындагы “Бергәләп өйрәник” тапшыруында катнашкан якташыбыз анда рәсемдәге предметларның татарча исемнәрен атаган.

Виктория - Сергей һәм Гөлнәзирә Сидоровларның кызы. Яшьтән әнисе телен ишетеп үскәнгә, татарча белә. Шуңа бу тапшыруда сорауларга җавап бирүдә кыенлыклар булмаган. Әле 3 нче сыйныфта гына укыса да Виктория “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә үзен конферансье буларак сынап караган. Шуннан соң тапшыруга чакыру алган.

Чирмешән лицееның 6 сыйныфында укучы апасы Диана да ана телендә яхшы сөйләшә.

-Мин кызлар белән өйдә татарча гына аралашырга тырышам. Алар әниләре телен дә белергә, аралашырга тиеш дип саныйм. Ирем Сергей да кызларга татар телен өйрәт, дип әйтә, – диде Гөлнәзирә Сидорова. – Мин үзем дә балаларымның татар телен белүләрен телим. Тел аралашу барышында яхшы өйрәнелә, аны һәр көнне кулланырга кирәк. Әбиләре янына баргач та гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Дөрес, кайвакыт, сөйләмдә рус сүзләре дә кысыла инде.

Кызлар татар теленнән дәрес караганда әниләреннән ярдәм сорамыйлар, үзләре бик тиз эшләп куялар икән.

Сидоровлар гаиләсендә мөселман һәм христиан диненең гореф-гадәтләрен үтәп яшәргә тырышалар.

-Ике динне дә хөрмәт итәргә кирәк, кызларга да шуны аңлатам. Туган телне өйрәнү, йолаларны белеп үсү гаиләдән башлана, - диде Гөлнәзирә Әхтәм кызы.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев