Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Районда тәртипне саклауда ирекле халык дружиналарының роле зур

Бүгенге көндә балаларның җәйге ялын кызыклы, файдалы һәм куркынычсыз итү - өлкәннәрнең мөһим бурычларының берсе. Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында бу хакта да сөйләштеләр.

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда беренче смена 13 июньдә башлана. Биредә һәм мәктәп яны лагерьләрендә ял итәчәк балалар - барысы да медицина тикшерүе узганнар. Лагерь белгечләр һәм эшче персонал белән тәэмин ителгән, балаларның иминлеге тәүлек әйләнәсе шәхси сак хезмәткәрләре карамагында булачак, полиция хезмәткәрләре дә даими тикшереп торачак.

Мәктәптә, полиция бүлекчәсендә профилактик исәптә торучы һәм социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар белән эшләү буенча мәгариф системасында системалы эш оештырылган. Район мәктәпләрендә алар белән 241 сыйныф җитәкчесе, 4 психолог, мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында 84 педагог һәм 5 логопед эшли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчесе хезмәткәрләре тарафыннан этил спиртын, алкоголь, спиртлы эчемлекләрне  законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау буенча планлы эш алып барыла. Биш айда бер литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган, ә үткән елның бу чорында – 23,5 литр.

-Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, монда полиция хезмәткәрләренә авыл җирлекләре башлыклары төп ярдәмче була ала, үзләренең җирлекләрен алардан да яхшы белүче юк, - диде комиссия утырышын алып барган район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Үткән биш айда район территориясендә 59 хокук бозу очрагы ачыкланган, ягъни үткән елның шул чорыннан 15 процентка кимрәк. Күпчелек хокук бозулар элек хөкем ителгән һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы затлар тарафыннан кылына. Җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружинникларының да роле зур, дип билгеләп үттеләр утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев