Район социаль яклау бүлегендә чирмешәнлеләрне алдан язылу буенча кабул итәләр
Район социаль яклау бүлеге, санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, халыкны бары алдан язылу буенча һәм ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гына кабул итә.
Язылу өчен 8(84396) 2-26-34 яки 8(84396) 2-29-38 телефоннары буенча шалтыратырга, ә кабул итүгә шәхси саклану чаралары белән килергә кирәк.
2020 елның октябреннән электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү һәм беренче балага айлык пособие түләүләр өстәлгән (хезмәтләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр uslugi.tatarstan.ru порталында танышырга мөмкин).
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев