Район үзәгенең “Көньяк” микрорайоны юлларын төзекләндерәләр
Чирмешәннең Амур ягындагы “Көньяк” (“Южный”) микрорайон урамнарын төзекләндерү өчен быел 126 миллион сум акча тотылачак.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән белешүебезчә, әлеге эшләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү” федераль программасы нигезендә башкарыла. Берничә елга исәпләнгән проект буенча, 2021 елдан башлап, “Көньяк” микрорайонда Конев һәм Цаплин урамнары юллары, өлешчә Кол Гали, Дуслык, Җиңүнең 70 еллыгы һәм урамнар арасындагы тыкрыклар юлларының бер өлеше асфальтланды.
Төзекләндерү эшләрен быел да дәвам иттерелә. 2025 елда Мөшбикә мәчетенең Кол Гали урамында калган участок, Фролов, Дуслык урамнарының бер өлеше, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы урамы юлының калган өлеше, Юл буе, Чәчәкле урамнары һәм мондагы тыкрыклар юллары асфатьланачак. Шунысын әйтергә кирәк, юлларны җиренә җиткереп, бордюрлар, тротуарлар белән ясыйлар. “Көньяк”та урамнарны яктырту буенча да быелга байтак эш ниятләнә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев