Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Паспорт алган Чирмешән укучылары ил Конституциясе белән дә таныша алачак

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә “Орион” яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантансы булды.

 14 яше тулган 14 чирмешәнле төп документларын – беренче паспортларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова кулыннан алды.

-Паспорт ул - Россия гражданины булуыгызны раслаучы беренче рәсми документыгыз. Ул гади кәгазь генә түгел, ә яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык символы да. Бу зур дәрәҗә, әлеге статус белән горурланырга һәм аны кадерләп сакларга кирәк, - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Яшь гражданнарга төп документларын тантаналы төстә тапшыру матур традициягә әверелде. Әлеге истәлекле чарага яшүсмерләр белән бергә аларның әти-әниләре, туганнары да килгән.

-Кызыбызның төп документын дәүләтебез өчен мөһим булган датада алуы - аеруча дәрәҗә, - диде Чирмешәннән Гөлнәзирә Сидорова. – Диана үзе дә бу көнне түземсезләнеп көтте. Аңардан күбрәк үзебез дулкынланабыз кебек. Бу бит инде кызыбызның үсеп җитүен, мөстәкыйль тормышка аяк басуын да искәртә.

Бу көнне паспорт алган яшүсмерләргә, төп документлары белән бергә, Россия Федерациясе Конституциясе бастырылган китапчык тапшырдылар. Моннан кала да бүләкләр күп булды. Аларга “Алдынгылар хәрәкәте” эмблемасы төшерелгән паспорт тышлары да бирделәр.

Быел районда 171 яшүсмер беренче паспортларын алган.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев