Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нефтьчеләр Чирмешән районында 500 төп нарат утыртачак

Иске Кади авылының Кыр чишмәсе тирәсендә дә яңа утыртылган наратлар тамыр җибәрер.

Әле шушы көннәрдә генә “Татнефть” җәмгыяте нефтьчеләре бригадасы биредә 50 төп нарат үсентесе утыртты. Гомумән, нефтьчеләр безнең районда быел метр ярым, ике метр озынлыктагы барлыгы 500 төп нарат утыртачак. Алар Югары Кәминкә, Кармыш, Бәркәтә, Шешминка, Утыз Имән, Иске Котыш, Лашман, Әмир, Чирмешән авылларыңда  утыртылды, я шушы көннәрдә утыртылачак. Нефтьчеләрнең мондый ярдәме хакында авыл  җирлекләрендә узган халык җыеннарында район башлыгы Рамил Айбатов та хәбәр иткән иде.

-Үсентеләрне төбе-тамыры белән алып, алдан чокыр казып һәм мул гына су сибеп урнаштырабыз. Бер көнгә 40лап данә агач утыртыла. Алар тамыр җибәрсен өчен берара су сибеп торырга кирәк булачак, - ди нефтьче “урманчылар” бригадасы мастеры  Рамил Илалетдинов.

Марат Гомәров фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев