Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мотыйгуллиннар династиясенең урман тармагындагы хезмәт стажы 88 ел

Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәт коллективларының 2023 елдагы эшләренә йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Җыелышта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.

-Чирмешән урманчылыгы җыйнак, коллективы дәүләт урман фондының 36489 гектарына контроль-күзәтчелек функцияләрен уңышлы башкара, - диде Равил Афраим улы. – Ә менә урман хуҗалыгы коллективына эшне йомшартмаска, табыш алуның төрле формаларын кулланып, керемне арттырырга кирәк.

Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты, урманчылар эшенә яхшы бәя бирде.

Районның 25 процентын урманнар тәшкил итә. Урманчылыкның территориясе көнбатыштан көнчыгышка – 58, төньяктан көньякка 40 километрга сузылган. Район территориясендәге урманнарның 26 гектардан күбрәге (72 процент) йомшак яфраклы, 10 процентын каты яфраклы агачлар били. Ылыслы агачлар 4356 гектарда үсә.

-2023 елда 52 гектарда урман утыртылды. Быел урман культуралары утырту өчен 37 гектарда туфракны эшкәртеп калдырдык. Питомнигыбызда бер миллионнан күбрәк агач үсентеләре быел күчереп утырту өчен әзер. Бу еллык планның 251 проценты кадәр. Яз көне чәчү өчен 420 килограмм агач орлыгы җыйдык,  - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Халык, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, җирле үзидарә органнары белән вакытында уздырган профилактик чаралар нәтиҗәсендә урман янгыннарына юл куелмады. 2024 елда урман янгыннарын кисәтү планы әзерләнде һәм расланды.

Үткән ел район урманнарына парсыз күбәләк (шелкопряд) һөҗүм итте, ул Нурлат урманчылыгы белән чиктәш урманнарны зарарлады. Корткычларның санын киметү максатында 2023 елның көзендә оешма хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә парсыз күбәләкләрнең йомыркаларын нефтьләү буенча нәтиҗәле эш башкарылган. Торак пунктлар белән янәшәдәге 379 гектар урманда агачлар эшкәртелгән.

Җыелышта, Гаилә елы кысаларында, Мотыйгуллиннар династиясен хөрмәтләделәр, ТР Урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Аларның урман хуҗалыгы тармагындагы хезмәт стажы 88 елдан да күбрәк. Узган гасырның алтмышынчы елларында гаилә династиясен Минталип Мотыйгуллин (инде мәрхүм) башлап җибәрә. Ул 17 елдан күбрәк урманчы булып эшләгән. Аннан соң аның хезмәтен уллары: Ривгать (инде мәрхүм) һәм Рафаиль дәвам итә. Ривгать Мотыйгуллин районда урман хуҗалыгын оештыруга аеруча зур өлеш кертте. Инде биш ел Чирмешән урманчылыгын Ривгать Минталиповичның улы Алмаз Мотыйгуллин җитәкли. Аның урман тармагындагы стажы 17 елдан да артып киткән.

Матур гадәт буенча ТР Урман хуҗалыгы министры йомгаклау утырышына тагын байтак бүләкләр белән килгән. Чирмешән урман хуҗалыгының баш инженеры Евгения Хмелевага - министрлыкның Мактау грамотасы, машина йөртүче  Николай Мироновка Рәхмәт хаты тапшырдылар. Чирмешән лицееның педагог-оештыручысы һәм “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Миләүшә Мотыйгуллина, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте үсешенә керткән өлеше өчен, Рәхмәт хаты иясе булды.

Урман хуҗалыгы системасындагы тырыш хезмәтләре өчен, урман хуҗалыгы бухгалтеры Гөлфия Җиһаншина һәм Светлогорск участок урманчылыгының урман мастеры Юрий Кашиннар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев