Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдән Латыйп абзыйга яхшы мич кирәк

Аның өендә газ, электр уты да юк. Күп вакыты корымнан кап-кара булган олы мич янында үтә: аны утын ягып җылыта, күмергә чуен куеп аш пешерә, чәй кайната. Төнлә мич башында ятып йоклый. Әмирдә, Мәктәп урамында ялгыз яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллин телевизор карамый, газета-журналлар укымый. Өеннән чыгып китә дә, кайдандыр такта,...

Аның өендә газ, электр уты да юк. Күп вакыты корымнан кап-кара булган олы мич янында үтә: аны утын ягып җылыта, күмергә чуен куеп аш пешерә, чәй кайната. Төнлә мич башында ятып йоклый.

Әмирдә, Мәктәп урамында ялгыз яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллин телевизор карамый, газета-журналлар укымый. Өеннән чыгып китә дә, кайдандыр такта, агач кисәге тотып кайта. Кыш озын бит, бүген шактый биек утын әрдәнәсе язга таба шактый кечерәеп калачак. Рәхмәт, мәрхәмәтле авылдашлары да кискән, ярган утын китереп биргәннәр.
...Инде 77 яшьлек Латыйп абзый авыл мәктәбендә биш класс белем алган, армиядә дә хезмәт иткән, чит җирләрдә агач эшен башкарган, апасы янында, Казанда торып төзүче дә булган. Соңгы берничә дистә елын Әмирдә яши. Яшәү дип, азаплана, тырмаша инде. Исәнлегенә зарланмый үзе, әмма гел ялгыз. Василиса исемле песие, дүрт-биш тавыгы барлыгын санамаганда, өендә искитәрлек, сокланырлык берни юк. 60 еллар элек, бүген Кемерово якларында гомер итүче Гаяз абыйсы салдырткан агач ызба нык тузган, зур ягы рәтлерәк, тик анда мич юк, кышларын салкын. Шуңа күрә тәрәзәләрен томалап, ишеген терәтеп куйганнар.
Хатын-кыз кулы тимәгәч, кухнядагы савыт-саба, урын-җир әйберләре дә искергән, керләнгән. Тәмәке исе дә сиздереп тора. Ул гаилә алып барырлык булса, бакчасында да нәрсәдер үсәр, алабута, шайтан таягына урын калмас иде. Хәер, Латыйп абзый үзе әйтүенчә, гаиләсе бар аның, әмма алар белән элемтә инде күптән өзелгән. Ике туганы еракта яшиләр, олы яшьтәгеләр, икесе вафат. Авылда якын кардәшләре калмаган. Алай да күршеләре бәрәңгедән, суганнан өлеш чыгаралар, Латыйп абзый пенсия дә ала.
Бүген ул, иртүк мич ягып, кечкенә чуенда ботка пешерергә куйган. Гади генә ризык, тиз өлгерә. Чәйне дә куе килеш, мәтрүшкә, җимеш салып эчә. Җәй-көз урманнан нинди генә шифалы үләннәр җыймаган, аларны киптереп куйган.
Миче суынып тормый диярлек, алай да хуҗа кеше сырган чалбарын, киез итекләрен сирәк сала. Инде байтактан кырынмаганы да күренә. Мунча кермәгәненә еллар бардыр.
Безнең сөйләшү мич янындагы, кирәкле һәм кирәкмәс кием-салым, савыт-саба белән тулган бүлмәдә шактый озакка сузылды. Кайвакыт ялгышкалап алса да, башка нинди сүз табыйм инде, саулык ягыннан тулы түгелветеран үткәннәрне яхшы хәтерли әле. Шул ара ул тәмәке дә көйрәтеп алды, чем кара "Василиса"ны да янына дәште, миченә утын пүләне өстәде. Көн дә шулай. Шуңа гадәтләнгән, аңа башка нәрсәдер кирәкми дә.
Латыйп абзыйның өе бик тузган, шуңа күптән эч поша, аны ремонтлатасы иде, - ди Лашман авыл җирлеге Советы депутаты Илдус Җиһаншин. - Бу хакта, ярдәм сорап, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга да мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, ул үтенечемне игътибарсыз калдырмады, район Советы утырышында депутатлар да хуплагач, ялгыз ветеранның өен ремонтларга 138 мең сум акча бирү турында карар чыгарылды. Күп түгел, әмма әлеге средстволарга Латыйп абзый өенең бер бүлмәсендә яңа мич, розетка, кабызгач, лампочкалар куярга, электр чыбыклары сузарга, өч тәрәзәне яңартырга, эчтән стенаны җылытырга, койма бастырырга план бар.
Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та әлеге эшләрне тизләтү өчен нык тырышып йөри.
Якын көннәрдә Латыйп абзый өендә яңа мич куелачак, башка эшләр өчен дә акча бар, - ди ул.
...Ирексездән Америка ярларында, утрауда ялгыз яшәгән Робинзон Крузо язмышы искә төшә. Аны без китаплар, кинофильмнар аша беләбез. Шөкер, Әмирдә Латыйп Ләбиб улы бөтенләй ялгыз түгел, аның авылдашлары, күршеләре бар, инде җитәкчеләр дә ярдәм кулы суза. Бирсен Ходай, 77 яшьлек ветеран - адәм баласы. Башкаларга зыян итми, кешенекен урламый, бәйләнми. Аңа, картлар йортына барып торырга, башка урынга күчәргә тәкъдим ясагач, "Юк, мин әти-әни нигезен ташламыйм", - дигән.
Ул вакытка карап тормый, теләгән вакытта ята, тора, кечкенә сәгате хәрәкәттә үзе. Стенага чүплектән табып алган чәчәк сурәтле картина элеп куйган. Тәмәке кабызырга зажикалкасы да берничә икән. Чәй эчәргә дә кыстады Латыйп абзый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы Латыйп Насыйбуллин