Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда депутатлар акция уздырды

Лашман урта мәктәбенең Балалар думасы депутатлары башлангыч сыйныф укучылары арасында "Һәр кошчыкка - җимлек!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Башта депутатлар төрле материаллардан җимлекләр ясау турында презентация күрсәттеләр, бу эшнең зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлаттылар. Шуннан соң башлангыч класслар эшкә кереште. Балалар ясаган 25 җимлек арасында ниндиләр генә юк. Кемдер...

Лашман урта мәктәбенең Балалар думасы депутатлары башлангыч сыйныф укучылары арасында "Һәр кошчыкка - җимлек!" дип исемләнгән акция үткәрделәр.


Башта депутатлар төрле материаллардан җимлекләр ясау турында презентация күрсәттеләр, бу эшнең зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлаттылар. Шуннан соң башлангыч класслар эшкә кереште.

Балалар ясаган 25 җимлек арасында ниндиләр генә юк. Кемдер пластик шешәдән ясаган, икенчесе агач, пластик материаллардан файдаланган, зур фантазиялеләр хәтта сок савытларын да кулланган.

Укучылар 15 җимлекне мәктәп тирәсендәге агачларга элделәр, ә калганнарын өлкән сыйныфлар чаңгыларда урманга илтергә булдылар, бу суык көннәрдә урман кошлары да ярдәмгә мохтаҗ.

Галия Динмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман

2
X