Күтәмә авылыннан яңалыклар
Күтәмә авыл җирлегендә 192 йортта 452 кеше теркәлгән, шуларның 371е авылда гомер итә.
Авылда 212 ир-ат, 240 хатын-кыз, халыкның 309сы хезмәт яшендә. Күтәмәнең төп халкы руслар (351), чувашлар – 48, татарлар – 27, мордвалар – 10, әрмәннәр – 5 һәм тагын 11 төрле милләт халкы яши. Быел авылда алты айда бер бала туган, ике кеше вафат булган, халык саны кайтып урнашкан дүрт кеше хисабына арткан.
Күтәмә мәктәбендә беренче сыйныфка биш сабый көтәләр
Күтәмә урта мәктәбендә яңа уку елында 70 укучыга 15 укытучы белем бирәчәк, биш сабый мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә.
Мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасында алты сабый тәрбияләнә, анда дүрт персонал хезмәт куя.
Күтәмә авылында да сыер асраучылар күп түгел
Күтәмә авылында шәхси хуҗалыкларда 45 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 19сы савым сыеры.
Моннан кала, халык 127 дуңгыз, 142 сарык, 24 кәҗә һәм 8 ат асрый. 2019, 2020 елларда авылда бишәр баш савым сыерына исәпләнгән өч кече ферма төзелгән, бүген шуларның икесе эшен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев