Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Китапханә – белем учагы

- Кызганычка каршы, элеккеге еллар белән чагыштырганда, хәзер яшьләр әдәби китапларны азрак укыйлар,- ди Иске Үтәмеш авыл китапханәчесе Мәдинә Галимова. - Күпчелек мәгълүматны Интернеттан алуны кулай һәм тизрәк дип таба. Авыл китапханәсендә 11 меңгә якын китап бар. Китап фонды даими яңарып тора. Әйтик, быел гына да 300 яңа китап кайткан....

- Кызганычка каршы, элеккеге еллар белән чагыштырганда, хәзер яшьләр әдәби китапларны азрак укыйлар,- ди Иске Үтәмеш авыл китапханәчесе Мәдинә Галимова. - Күпчелек мәгълүматны Интернеттан алуны кулай һәм тизрәк дип таба.


Авыл китапханәсендә 11 меңгә якын китап бар. Китап фонды даими яңарып тора. Әйтик, быел гына да 300 яңа китап кайткан.

Китаплардан тыш, авыл китапханәсендә "Безнең Чирмешән", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан", "Юлдаш" газеталары һәм "Казан утлары", "Идел", "Ялкын", "Салават күпере" журналларын да укырга мөмкин.

- Китапханәдә 400гә якын әбүнәче исәпләнә. Күпчелек - мәктәп укучылары. Әмма олылар арасында да, вакыт табып, китапларны күп укучыларыбыз бар. Мәсәлән, Рафаэль Газизов, Мәрьям Зарипова, Мәрьям Нәфыйкова шундыйлардан, - ди китапханәче.

Китапханәдә төрле күргәзмәләр дә эшли. Биредә авыл осталарының кул эшләре дә урын алган. Ә стеналарны якташлары Канәфи Нәфыйков, Әхсән Фәтхетдинов, Рөстәм Хәйретдинов рәсемнәре бизәп тора.

Гөлсирә
Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китапханә – белем учагы

2
X