Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Китап” радиосы Чирмешәнгә килде

“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” әдәби-музыкаль автомарафоны республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә булып, Чирмешәнгә дә килеп җитте.

 

-Радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз районы өчен тавыш бирә ала. Күбрәк тавыш җыйган районнарга, шәһәрләргә юл тотабыз. Әлегә кадәр Чирмешәндә булганым юк иде. Бик матур як, сездә ниндидер аерым бер энергетика сизелә, - диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова. – Безне җылы каршылаганыгыз өчен рәхмәт.

 

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ярдәме, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче башка милләтләр вәкилләренең туган телләрен саклау буенча комиссия белән оештырылган әле акциянең - проектның төп максаты – «Китап” радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау.

- Безне дә үз маршрутларына керткәннәре өчен, радио хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Безнең якта җыр-биюне, уен-көлкене бик яраталар. Яшьләр мәйданчыгындагы бу сәхнәбез беркайчан да буш тормый. Татар, чуваш, мордва, рус коллективлары һәр бәйрәмне үз чыгышлары белән бизиләр. Ә без, матбугат чарасы буларак, алар турында язабыз, халыкка җиткерәбез. “Китап” милли радиосы әле чагыштырмача яшь, шулай булуына карамастан, үз дәрәҗәләрен күтәрәләр, менә шулай районнарга барып, халык белән араны якынайталар. Аларга уңышлар телим,  - диде “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы баш мөхәррире – җитәкчесе Кадыйр Гомәров, чарага килүчеләрне сәламләп.

 

 

-Әлеге автомарафонны интернеттан күзәтеп барабыз, радио язмаларын тыңлыйбыз, - диде очрашуга Якты Тау поселогыннан ук килгән Ислам Нотфуллин. – Чирмешәнгә килүләрен ишеткәч тә, килмичә булдыра алмадык.

 

Бәйрәм концертында районыбызның фольклор коллективлары да осталыкларын күрсәттеләр. Иске Элмәледән “Ивушки”, Әккәрәйдән “Щелкус”, Иске Котыштан “Лемзер”, Утыз Имәннән “Наз” ансамбльләренең чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Казан артистлары Рузилә Хәйретдинова һәм Илнат Фәрхуллин җырлары да чирмешәнлеләр күңеленә хуш килде. Район халкы, кунакларга кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты.

Автомарафон кысаларында китап сату да оештырылды – бу эшне район газетасы редакциясе башкарды.

-Китап укырга бик яратам, - диде бүген китап сатып алучыларның берсе чирмешәнле Роза Вәлиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев