Килешү төзегән хәрбиләргә бер тапкыр түләү 1 миллион сумнан да арткан
Быел районда унбишләп якташыбыз контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.
-Ел башында махсус хәрби операциягә китәргә теләүче райондашлырабыз күбрәк иде, безгә көн саен мөрәҗәгать иттеләр дисәң дә була, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин. –Килешү төзүчеләргә 1 июльдән түләүләр арта: ДОССАФтан - 505 мең сум, район хакимиятеннән 300 мең сумга кадәр, контракт төзегәч, бер тапкыр 195 мең сум түләнәчәк һәм хәрби дәрәҗәсенә, белгечлегенә, хезмәт елларына (выслуга) карап, айлык түләү 210 мең сумнан башлана. Бу гаиләгезнең матди хәлен яхшырту мөмкинлеге дә.
Контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китәргә теләүчеләргә район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә яки 8(84396) 2-26-55 номеры буенча шалтыратып белешергә дә мөмкин.
Килешү төзегән һәр хәрбигә ТР Хәрби комиссариатының җыю пунктында хәрби кием һәм үз частьләренә барып җитәрлек азык-төлек бирелә, болар барысы да РФ Оборона министрлыгы хисабына тәэмин ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев