Кармышта каз өмәсенә җыеналар
Кармыштан Газинур һәм Фәридә Юнысовлар һәр көнне якындагы инешкә 40 баш каз төшерәләр.
Аларның каз үстерүдә тәҗрибәләре бар. Элек елларда 20-30 баш кына үстерсәләр, быел аларның санын ишәйткәннәр. Июньдә алган берничә атналык сары бәпкәләр инде каз булып җитешкәннәр. Юнысыовлар каз өмәләрен октябрь ахырларында башларга ниятлиләр. Түшкәләргә дә, каз мамыгыннан ясалган мендәрләргә дә хуҗа табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев