Искекадилылар кич утырды
Август аеның икенче шимбәсе кичендә Иске Кади авылы гармун моңына күмелде. Искекадилылар быел да җыелып кич утырдылар.
Иске Кади авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инде дүртенче ел “Авылым кичләре” дип аталган чара оештыралар. 50, 60 дистәне ваклаучы авылдашлар үзләрен яшьлек елларында кайткандай хис иттеләр.
Гармунчы Мәксуд Әһлиуллинның урыны түрдә булды. Гармун көенә җырлар яңгырады, “подгорный” биеделәр. “Хәрефкә җыр җырлау” уены байтак җырларны искә төшерергә ярдәм итте. Чарада катнашкан яшьләр әти-әниләре, әби-бабайларының яшьлек елларында ничек кич утыруларын үз күзләре белән күрделәр. Замана җырларына да биеп алдылар.
Рузилә Муктасимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев