Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадига солдат кайтты

Иске Кади авылында яшәүче Рәкыйп һәм Рузилә Мөктәсимовлар гаиләсендә Корбан гаете көнендә икеләтә бәйрәм булган – уллары Ришат армия хезмәтеннән кайткан. Аны туганнары, дуслары ничек озатып калган булсалар, шулай ук каршы да алганнар.

Ришат Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә, Росгвардиядә хезмәт иткән. Түбән Кама шәһәрендә техникумда техник-механик һөнәре  үзләштереп киткән якташыбыз солдат тормышыннан канәгать.

-Дөрес, башта бераз сагындырды, шул ук вакытта үзем өчен зур тормыш мәктәбе дә алдым, - ди ул. – Армия хезмәте ир-егетне чыныктыра, тормышка караш та үзгәрә.

Авылда бераз ял иткәч, Ришат Түбән Кама шәһәренә барып эшкә урнашырга планлый, киләчәктә югары белем алу теләге дә бар.

Фотлар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев