Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида җырлып-биеп килен төшерделәр

Иске Кади авылына килен төште. Максуд һәм Рузалия Әһлиуллиннарның уллары Марсель Казан кызы Алсуны яр иткән.

Республикада билгеләп үтелүче Гаилә елы кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре килен төшерүне татар халкының гореф-гадәтләре буенча оештырдылар. Чара сәхнәдә түгел, ә капка төбендә, ишегалдына узды. Мәдәният йорты каршында эшләүче “Асылъяр” ансамбле килен белән кияүне, кодаларны җыр-биюләр белән каршы алдылар. Электән килгән йола буенча киленне мамык мендәргә бастырып, матур теләкләр теләп, бал-май каптырып кабул иттеләр Әһлиуллиннар. Бу көнне авылда гармун тавышы бик озак яңгырап торды.

 

Рузилә Моктасинова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев