Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади авылыннан Зөлфирә Сафинаның китап укымый калган көне юк

Китапларда - безнең тормыш.

Иске Кади авыл китапханәсендә Зөлфирә Сафина укымаган китап калмагандыр.

-Мәктәп елларыннан ук китап укырга ярата идем. Хәзер инде китапханәдән чыккан юк дисәм дә була, ул мине үзенә тартып тора, китапханәчебез Рушания Гыйрфанова белән сөйләшеп чыксам да рәхәт, - ди авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләүче Зөлфирә  Бари кызы. – Китапханәгә кайткан китапларны беренче булып алырга тырышам. Аеруча мәхәббәт турында тормышчан әсәрләрне яратып укыйм. Үзем укыган китапларны хезмәттәшләргә, танышларга да тәкъдим итәм, бергәләп фикер дә алышабыз.

Аш бүлмәсендә кулы бер эш башкарса, Зөлфирәнең күзе китапта була икән. Авыл җирендә йорт мәшәкатьләре дә күп, сәйлән белән беләзекләр, төрле мендәрләр тегү белән дә мавыга якташыбыз, шулай да китапсыз тора алмый ул.

-Аз гына буш вакытым булса кулыма китап алам, төнлә дә укыйм. Бик мавыктыргыч әсәр эләккәндә, аны бер көндә укып чыккан вакытлар да булды, - ди әңгәмәдәшем. – Авылдашыбыз Галия Сафиуллина, шулай ук Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова китаплары белән “табадан төшкән” килеш танышам. Алардагы сюжетлар барысы да безнең тормыштан алып язылган кебек. Үзең дә шунда кереп киткән сыман буласың, елый-елый укыган чаклар да бар.

Иске Кади авылыннан чыккан язучылар күп, шуңа китапханәдә очрашулар да еш оештырыла. Зөлфирә мондый чараларны калдырмаска тырыша, ул язучыларга алдан ук сорауларын да әзерләп куя.

-Китап укыганда төрле сораулар туа бит ул, - ди Зөлфирә. – Авторлар белән очрашып сөйләшкәч, аларга җаваплары да табыла. Мәктәп елларында укыган Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Аяз Гыйләҗевның “Яра” романнары әле дә истә. Госман абый Мортазин белән аларның өзекләрен сәхнәләштерә дә идек.

Зөлфирә хикәяләрне телефоннан да укый. Кызлары да китап ярата. Алар төрле бәйгеләрдә дә катнашалар, 4 сыйныфта укучы кызы Илсинә, әйтик, якташ шагыйребез –Галия Сафиуллинаның шигырен яттан укып, онлайн-бәйгедә Грамота белән бүләкләнгән.

Рушания Гыйрфанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев