674 метр озынлыктагы юл өстенә вак таш түшәләчәк. Әүвәл аның нигезен ныгыттылар.
Әлеге эшләрне “Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының “Чирмешән” юллар төзү һәм ремонтлау участогы хезмәткәрләре башкара.
-Язгы, көзге пычракта моңа кадәр нык интектек, кибеткә йөрергә дә шактый ара. Юлны шулай ясаулары өчен бик зур рәхмәт, - ди шушы урамда яшәүче, күп еллар колхозда терлекчелектә эшләгән 75 яшьлек Нина Игнатьева.
Нет комментариев