Яңа Элмәле авылы үзәгендә, мәдәният йорты каршында, балалар мәйданчыгы урнаштырдылар.
Балалар биредә рәхәтләнеп таганда атына, карусельдә әйләнә, уйнарга бөтен шартлар бар.
Уен җиһазлары “Татнефть” хәйрия фондының грант акчаларына сатып алынган һәм урнаштырылган. Монда ком түшәләчәк һәм киләсе елга мәйданчыкның тирәсен тотып алу да планлаштырыла.
Виолетта Буткевич фотолары
Нет комментариев