Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Якты Тау авылындагы күмәк эшләр өчен 30ар, 50шәр мең сум бирүчеләр булган

Якты Тау авылында йортлар берсеннән-берсе матур, биредә җыйнак кына яңа йортлар да күп, иске өйләр дә төзекләндерелгән. Ул районыбызда иң төзек авылларның берседер.

Бу авылда соңгы елларда гына да тәрәзәләре кадакланган алты-җиде йорт ачылган. Яшьлекләре биредә узган яктытаулылар, пенсиягә чыккач, туган авылларына кайтып йортлар төзиләр. Торак пункт трассадан еракта, Аксубай районы чигендә үк урнашса да, яшәү өчен бик уңайлы һәм матур да. Җәй айларында 65-70 йортның тәрәзәләрендә ут кабынса, кышын унлап йорт “ятим кала”.

-Халкыбыз бик актив һәм тырыш. Кайтып төпләнүчеләр пенсия яшендәгеләр, авылда яшьләр аз булуы гына күңелгә шом сала, - ди авыл мәчете имамы Ислам Нотфуллин. – Авылдашлар дингә тартыла, биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый, мәчеттә җомга намазына 15-18 кеше җыела, гадәти көннәрдә бераз азрак. Дин йортыбыз сәдака акчалары хисабына яши. Читтә яшәүче авылдашларыбызның да ярдәмен тоябыз.

1992 елда ачылган мәчетне ел саен төзекләндереп торалар. Әлеге эшләр барысы да иганәчеләр булышлыгы белән башкарыла. Мәчетнең верандасын яңартып ясарга планлыйлар. Кирәк-яраклар саклау өчен яңа склад төзү нияте дә бар. Яктытаулылар гошер сәдакаларын да беренчеләрдән булып җыеп тапшырганнар.

-Быел зират тирәсен тотып алдык, бу эшкә 30ар, 50шәр мең сум бирүчеләр булды, - ди авыл имамы. – Мәчет түбәсен төсле калай белән япканда берәү материал өчен 130 мең сум акча күчерде һәм кем икәнлеген әйтмәскә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев