Безнең районда

Эш темпын көчәйтергә кирәк

Республиканың барлык районнарында да торак йортларда, мәктәпләрдә һәм фельдшер - акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре бара. Тик, июнь уртасы җитүен исәпкә алганда, кайбер объектларда эш темпы канәгатьләнерлек түгел. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер - министры Илдар Халиков та торак йортлар ремонты буенча эш барышына...

Республиканың барлык районнарында да торак йортларда, мәктәпләрдә һәм фельдшер - акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре бара. Тик, июнь уртасы җитүен исәпкә алганда, кайбер объектларда эш темпы канәгатьләнерлек түгел.


ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер - министры Илдар Халиков та торак йортлар ремонты буенча эш барышына канәгатьсезлек белдерде, төзелешне, документлаштыруны да тизләтергә кирәклеген әйтте һәм җитәкчеләрнең төгәл һәм дөрес мәгълүматлар бирүләрен сорады.

Безнең районда быел 7 йорт капиталь ремонтлана, берсендә эш төгәлләнгән дә. Әккәрәй урта мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә, бүген осталар түбә ябу белән мәшгуль.

Республиканың кайбер районнарында модульле фельдшер - акушерлык пунктлары төзегәннәр дә. Бездә, Лашман авылында да шундый дәвалау йорты булачак. Әлеге пункт төзеләчәк урын билгеләнгән, ызанлау да үткәрелгән.


Чирмешән капиталь ремонт эшләре

Нет комментариев