Девичья Поляна авылында яшәүче Анатолий Кузьмин чаңгыларын әле апрель башында гына җыеп куйган.
Пенсионер Анатолий Николаевич чаңгы юлы төшкәннән алып бу сезонда 120 көн чаңгыга баскан. Ул хатыны Людмила Мадестовнаны һәм авылдашларын да үзе белән ияртә.
-Бу сезонда бары сигез көн генә чаңгыда чыга алмадым, - ди якташыбыз. – Һәр көнне авыл читеннән 10-14 километр үттек. Инде чаңгыларны чормага куеп, велосипедка утырдым.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев