Чыгарылыш имтиханнары башланды
21 майда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры башланды. Бу көнне 9 сыйныф укучылары чит телдән имтихан тапшырды.
Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда старт ала. Укучылар бу көнне география, әдәбият, химия һәм туган тел фәннәреннән сынала. Безнең районда татар теленнән имтихан сайлаучы булмаган, андыйлар республикада да җиде генә.
БДИ 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Имтихан нәтиҗәләре, 14-16 көннән соң, 6-26 июньдә билгеле булачак.
Кадрия Гамирова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев