Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең Мактау тактасына яңа фотосурәтләр урнаштырдылар

Район үзәгендәге Мактау тактасы яңартылды. Бирегә 2023 ел йомгаклары буенча моңа лаеклы, район оешма-учреждениеләрдә хезмәт куючы алдынгы 15 якташыбызның фотосурәте урнаштырылды. Менә алар кемнәр:

Баляев Сергей Юрьевич – Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең полиция учас-ток уполномоченные һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча участок уполномоченные, полиция майоры.

Беляева Рәсимә Юныс кызы – “Чирмешән район үзәк хастаханәсе” сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең Чумачка фельдшер-акушерлык пункты мөдире.

Гайфетдинов Зәкәрия Сәйфетдин улы – шәхси эшмәкәр.

Ганиева Энҗе Зиннур кызы – “С. А. Ларионов исемендәге 2 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Дәүләтшин Илдус Мингариф улы – “Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юл төзү һәм ремонтлау участогы төягече йөртүчесе.

Квакова Лидия Дмитриевна –“Үзәкләштерелгән клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең аерымланган структур бүлекчәсенең Әккәрәй авылы мәдәният йорты мөдире.

Минһаҗев Мингали Нургали улы – Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы, Совет рәисе.

Нигъмәтуллин Марсель Миңнеәхмәт улы – җаваплылыгы чикләнгән “БИО-АГРО” җәмгыяте тракторчы-машинисты.

Нуруллина Диана Рәшит кызы – җаваплылыгы чикләнгән “Ильхан” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы.

Сәйфетдинов Якуб Салих улы – Яңа Кади авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе.

Тепсуркаев Висхан Әбделхәмид улы – “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

Шаһвәлиев Инсаф Әхмәдулла улы – “Бөгелмә электр челтәрләре” акционер җәмгыятенең
Лениногорск районы филиалы Чирмешән участогы электромонтеры.

Шәйхетдинов Минсәгыйть Рифкать улы – “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе мастеры.

Шәфыйкова Венера Габдулла кызы – район башкарма комитеты машинисты.

Яруллина Фәридә Мансур кызы – “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев