Чирмешәннең “Кояшлы” лагерена “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары җыела
Районның “Кояшлы” ял лагеренда бу җәйдә дә 200ләп бала ял итәчәк.
Беренче сменада – 56, икенчесендә 59 яшүсмер 21әр көн ял иткән. Өченче сменада да 56 бала көннәрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырачак. 31 июльдә бирегә “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары җыела, алар да 21 көн ял итәчәк. Ә дүртенче профиль сменада спортчы яшүсмерләргә бер атна ял оештыру планлаштырылган.
-Балаларның каникулларын истә калырлык итеп уздыру өчен, һәр көнгә алдан план төзелгән. Вожатыйларыбыз да үз эшләренең фанатлары дияргә була, алар балалар белән бер “дулкында”, - ди лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. – Табигатькә экскурсияләр оештырыла, балалар лагерьдан ерак булмаган билгесез солдат каберендә булдылар, аның тарихы белән таныштылар. Һәр сменада ял итүчеләрне Әлмәт шәһәренә алып барабыз, балалар парктагы атракционнарда уйнап, пляж-бассейнда су кереп кайталар.
Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашулар балаларга “Кем ул чын дус?” дигән сорауга җавап табарга ярдәм итә. Малайлар, кызлар очрашуга килгән якташларыбыз аша солдатларга хатлар да юллаганнар.
-Патриотик тәрбиягә зур урын бирәбез. Яшүсмерләрне автомат сүтеп җыярга, граната ташларга, противогаз кияргә, компас белән эшләргә өйрәтәбез, - диде Җәүдәт Әбелҗәдит улы. – Командаларга бүленеп, махсус формалар киеп “Аҗаган” уены уздырганда әнә шул өйрәнгәннәрен практикада кулланалар.
Ял итүчеләрне көнгә дүрт тапкыр тукландыру оештырылган. Барлык сменаларда да бер үк пешекчеләр эшли, Чирмешән аграр техникумы ашханәсендә эшләүче пешекчеләр балалар белән уртак тел тапканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев