Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең “Яшьтәш” клубында яшүсмерләрне солдат боткасы белән сыйладылар

Район үзәгенең “Яшьтәш” яшүсмерләр клубында ун көн дәвамында 14-17 яшьлек егетләр һәм кызлар өчен җәйге лагерь эшләде.

Ялның һәр көне аерым тематикага багышланган: балчык эшләнмәләре, агачтан кисеп ясау, кул эшләнмәләре көннәре һәм башкалар. Балалар өчен “Яшьтәш” белгечләре төрле мастер-класслар, викториналар оештырганнар.

-Клубта хәрби-патриотик тәрбия аерым урын алып тора. Шуңа да “Армиядә бер көн” дигән махсус проект та булдырдык. Лагерьга йөргән ике кыз да анда катнашырга теләк белдерде. Балалар әүвәл берничә көн дәвамында әзерләнделәр. Аннан соң иртәдән үк солдат киемнәреннән көн дәвамында төрле күнекмәләр башкардылар: автомат сүтеп җыйдылар, строй белән йөрделәр, эстафеталар үттеләр һәм иң азакта солдат боткасы белән сыйландылар, - ди проектны тормышка ашыручы Гүзәлия Сафиуллина.

Шулай ук һөнәри юнәлеш көннәрендә балалар район газетасы редакциясенә һәм аграр техникумга сәяхәт кылдылар. Чирмешән кызлары Милана Серендеева һәм Наргиз Элбекова да лагерьдә ял иттеләр.

-Монда көннәребез бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, яңа дуслар таптык, хәтта яңа шөгыльләр дә үзләштердек, - ди кызлар.

Проектны оештыручылар балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да “эшкә” җәлеп иттеләр. Әтиләр һәм әниләр өчен кичләрен ватсап төркемендә махсус викторина оештырылды, районыбыз тарихына кагылышлы сорауларга җавап биреп, алар балаларына баллар җыйдылар.

Лагерь тәмамланган көнне ата-аналар һәм балалар өчен зур чара оештырылды. Олысы-кечесе бергәләп уйнадылар, күңел ачтылар.

“Яшьтәш” клубы директоры, проектны оештыручы Диләфрүз Мәкъсүмова “Минем әти – герой” рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне, өстәл уеннарында иң оста катнашучыларны, иң актив спортчы малайлар һәм кызларны бүләкләде. Гомумән, бәйрәмнән беркем дә бүләксез һәм грамотасыз китмәде. Ахырдан балалар чәй табынында тәм-томнар белән сыйландылар, кичке дискотекада “Буяулар фестивале” дә оештырдылар. Балалар ата-аналар игътибарына хәтта үзләре төшереп ясаган видеороликлар да тәкъдим итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев