Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннән Гришаниннар сайлауга балалары белән йөрергә гадәтләнгән

“Участоктан музыка агыла, бәйрәм сыман, күңелләр күтәрелә,” – диделәр алар бүген.

Чирмешәнлеләр Владимир һәм Ирина Гришаниннар – күпбалалы гаилә.

Гаилә башлыгы Владимир машина йөртүче булып эшли, хатыны Ирина – район балалар сәнгать мәктәбендә хореография укытучысы.

Олы кызлары Мария Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала, уртанчылары Матвей 1 нче Чирмешән мәктәбенең 7 нче сыйныфында, төпчекләре: игезәкләр Максим белән Мирослав 2 нче сыйныфта укыйлар.

Гришаниннар бүген 2 нче Чирмешән мәктәбендә урнашкан сайлау участогына иртүк килеп тавыш бирделәр.

-Әйбәт булды әле, сайлау көне минем ялыма туры килде, - ди сменалы эштә эшләүче Владимир Александрович.

Сайлауларга Гришаниннар һәрвакыт балалары белән бергәләшеп йөриләр. Балалар әти-әниләре мисалында сайлауларның бик мөһим һәм җаваплы адым икәнлеген белеп үсә.

-Быел студент кызыбыз гына безнең белән чыга алмады. Балаларыбызның безнең белән сайлауларга йөрүе яшь буын өчен үзенә күрә патриотик тәрбия дә. Үзебезнең дә бала чакта әти-әниләр белән сайлауларга барган хәтердә. Ул көн зур бәйрәм кебек була иде. Хәзер дә участоклардан музыка агыла, күңелләр күтәрелеп китә. Бүгенге тормышыбыз әйбәт, киләчәгебез тагын да якты, күркәм булсын дип тавыш бирәбез, - диде Ирина Анатольевна.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев