Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Билгесез солдат көнендә Чирмешәндә митинг булды

Безнең районнан китеп Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган 6000нән күбрәк якташыбызның каберләре бүген дә билгеле түгел. Шундый дүрт райондашыбызның язмышы әле быел гына ачыкланды, аларның каберләре табылды.

Билгесез солдат көнендә район үзәгендәге мәңгелек ут янында митинг оештырып, аларны, Әфган, Чечен сугышларында хәбәрсез югалганнарны искә алдылар.

Митингка килүчеләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов чыгыш ясады.

–Сугыш соңгы солдат җирләнгәч кенә тәмамланачак, хәбәрсез югалган каһарманнар турында хәтер сакланырга тиеш, – диде Илнур Минсәгыйть улы. –Бөек Ватан сугышында һәлак булган Габдулла Әшраповның җәсәден туган авылы Туймәткә әле быел гына алып кайтып җирләдек. Якташыбыз 83 елдан соң якыннары янына “кайтты”. Аның сөякләрен, каскасын һәм башка шәхси әйберләрен, район хакимияте ярдәме белән, оныклары Мәскәүдән алып кайтып җирләделәр.

Мәңгелек ут янында үткән чарада район үзәге мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары, район үзәге оешмалары вәкилләре катнашты.

Яу кырында ятып калган һәм бүгенге көнгә кадәр каберләре билгесез солдатлар исемлегендә булган чирмешәнлеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантанада катнашучылар алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр куйдылар.

Билгесез солдат көне – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар истәлеген берләштерә торган дата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев