Чирмешәнгә Татарстанның мәгариф һәм фән министры килде
Районга эш сәфәре белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм аның беренче урынбасары Андрей Поминов килеп киттеләр.
Аларны район башлыгы Рамил Айбатов озатып йөрде. Кунаклар Чирмешән аграр техникумы белгечләре һәм студентлары белән очраштылар, уку йортының техник базасы белән таныштылар. 1 нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында да булдылар.
-Техникумның техник базасы бай, студентларга практик дәресләр уздыру өчен барлык шартлар да бар, тик алар тулы куәтенә файдаланылмый сыман, уку йортына күбрәк студентлар җәлеп итәргә кирәк, - диде Илсур Гәрәй улы. – Түләүле төркемнәр ачып, бюджеттан тыш керем алу юлларын эзләү дә зарур.
Күрше авыллардан, чит районнардан килеп укучы студентларга тулай торак кирәк, әңгәмә барышында бу проблема да күтәрелде. Аларның кайберләре фатирда торса, күпчелеге һәр көнне авылларына кайтып йөрергә мәҗбүр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев