Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә РФ Дәүләт Думасы депутаты килде

Районга эш визиты белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килде.

Депутат эш визиты барышында район мәдәният йортында район активы белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Чарада катнашкан сайлаучылар авылларда яшьләр калмау һәм кадрлар җитмәү проблемаларын күтәрделәр.

Олег Викторович капиталь ремонт узган 1 нче санлы Чирмешән мәктәбе белән танышты, укытучылар коллективы һәм укучылар белән аралашты.

 

Чирмешәнлеләр арасында депутатка шәхсән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Ул дүрт якташыбызны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенедә кабул итте.

Урын өстендә ятучы Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы әтисенә махсус кровать сатып алуда булышу сорап килгән. Депутат бу проблеманы хәл итәргә, матди ярдәм күрсәтергә ышандырды. Бер райондашыбыз “Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турында”гы карарга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдимен җиткерде. Олег Викторович аны югары органнарга ирештерәчәк. Торак сорап килгән ятим баланың проблемасын урында ук хәл иттеләр, аңая быел фатир бирәчәкләр. Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда электр үткәрү линияләрен үзгәртеп коруда да булышырга ышандырды депутат.

Кадрия Гамирова Һәм Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев